Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең куллар эшсез тормый» социаль проектын һәм ТР Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын тормышка ашыру кысаларында «Татар милли киемнәре белән танышу» дигән танып-белү дәресе узды.
Балалар игътибарына «Татар костюмы тарихы» дигән презентация тәкъдим ителде, шулай ук алар өчен «Идел буе курчаклары» дигән күргәзмә дә әзерләнгән иде. Мондый дәресләр балаларның Татарстан Республикасында яшәүче халыклар турында күзаллауларын баета, милли мәдәни традицияләр белән таныштыра.