Буада «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе буенча дәресләр үткәрелә

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә белгеч Р. Т. Низамова «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе буенча дәресләр үткәрә. Аларның максаты – аз хәрәкәтләнүче һәм инвалид туганнарын караучыларны өйрәтү.

Укыту чараларын уздырганда тернәкләндерүнең техник чаралары кулланыла. Чираттагы индивидуаль дәрестә белгеч инсульт кичергән социаль хезмәт алучыны һәм аны караучы ирен оекбашлар кию, сәдәф эләктерү өчен җайланмалар белән таныштырды. Тернәкләндерүнең техник чаралары өлкән яшьтәге гражданнарның көнкүреш мөмкинлекләрен шактый киңәйтә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен яхшырта, мобильлекне арттыра, өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карауны җиңеләйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International