Халыкның социаль якланмаган катламнарының хокукларын һәм ирекләрен бозуларны кисәтү максатыннан Лаеш муниципаль районында гражданнарны кабул итү планлаштырыла. Әлеге чараны ТР Прокуратурасы белән берлектә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы үткәрәчәк.
Гражданнарны кабул итү сентябрьнең беренче декадасында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында узачак.
Үз сорауларын гражданнар Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 20 йорт адресы буенча яки 8 (855595) 5-24-48, 5-48-74 телефоннары аша шалтыратып калдыра алалар.