«Гармония» үзәге балалар өчен өйгә килеп бәйрәм уздыра

2021 елның 13 августы, җомга

13 августта Нурлат районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы мөмкинлекләре чикле баланы туган көне белән котлады. Мондый күчмә чаралар «Өйдә бәйрәм» программасы кысаларында тормышка ашырыла. Бәйрәмнең төп бурычы – балаларны бәхетлерәк итү, аларда оптимизм уяту, бу аларга авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәк.

Бәйрәм атмосферасын булдырырга, балаларның һәм аларның ата-аналарының кәеф күтәрергә «Волонтер» үзәге балалары һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре булыша. Хәйрияче Оксана Мужкевич балаларны үзе пешергән капкейклар белән сөендерә.

Мондый бәйрәмнәр вакытында балалар һәм ата-аналар эмоциональ күтәрелеш кичерә, бу бала шәхесе үсешенә ярдәм итә. Моннан тыш, чаралар үсеш үзенчәлекләре булган бала тәрбияләнә торган гаилә өчен зур әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International