Белем көне алдыннан Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар өчен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уздырды. Чара «Фемида» хоккей клубы ярдәме белән оештырылды.
Чараның мәртәбәле кунаклары арасында муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ТР Югары суды рәисе урынбасары Максим Беляев, судья Ленар Гайниев, хоккей командасы капитаны Марсель Фәхриев, спорт директоры Айрат Кәлимуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, 113 янгын часте башлыгы урынбасары Раил Шәймәрданов бар иде.
Бәйрәмдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 20 бала катнашты. Чараның хөрмәтле кунаклары һәр балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар бүләк иттеләр, тәм-томнар белән сыйладылар. Шулай ук балалар өчен «Әкият» Татар дәүләт курчак театры артистлары тарафыннан театральләштерелгән тамаша оештырылды.