«Кайгырту» приютында тәрбия сәгате узды

2021 елның 13 августы, җомга

Террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында бүген Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова «Конфликтларны кисәтү һәм аларны чишү» дигән тәрбия сәгате үткәрде. Чара толерантлык формалаштыруга һәм милләтара ызгыш һәм түземсезлекне профилактикалауга, теракт корбаннарына карата мәрхәмәтле булырга өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.

Әңгәмә барышында балалар террорчылык тарихы белән таныштылар, социаль челтәрләр аша яшүсмерләрне төрле начарлыклар эшләргә чакыру практикасы зур борчу тудыруын белделәр. Тәрбияче балаларга террорчылык актлары күпме кайгы китерүен тагын бер кат искә төшерде, куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде.

Балалар бер-берсе белән аралашырга, үз фикерләрен әйтергә һәм карашларын якларга өйрәнделәр. Соңыннан балалар рәсемнәрдә террорчылыкка каршы үз протестларын сурәтләделәр. Катнашучыларга шулай ук тематик белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International