Теләче гаиләләренә гаилә кыйммәтләре турында искә төшерделәр

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Гаилә – ул балалар иминлеге чыганагы. Шәхес формалашу процессында нәкъ менә гаилә мөһим роль уйный: бу шәхесне социальләштерүнең төп баскычы. Баланың иминлеге гаилә яшәү рәвешенә, әти-әниләрнең бәхетле гаилә тормышы булдыруга бәйле.

Шулай итеп, Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Кашапова А.Х. ата-аналар белән чираттагы дәрес үткәрде. Дәрес «Гаилә – максатлар һәм гамәлләр бердәмлеге» темасына багышланды. Әлеге чара гаиләдә микроклиматны яхшыртуга һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен нормальләштерүгә юнәлдерелгән иде. Белгеч ата-аналарны борчыган барлык сорауларга да җавап бирде, шулай ук квалификацияле ярдәм күрсәтте. Ата-аналар үз чиратында тәкъдим ителгән темаларның актуальлеген һәм кирәклеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International