Хөрмәтле коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре!
Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәге (Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге) Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә, ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Иҗтимагый палатасы ярдәмендә, «Грантрайтинг: социальный проект ближе, чем Вы думаете» дигән семинарлар сериясен үткәрә.
Тыңлаучыларга социаль проект структурасы һәм гаризаның аерым бүлекләрен тутыру үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр. Проектның календарь планына һәм бюджетына аерым игътибар биреләчәк, сорауларга җавап бирәчәкләр, шулай ук коммерциячел булмаган оешмаларның проектларын тикшерәчәкләр (аларны үзең белән флешкада алып килергә мөмкин).
Чара өч көн – 16, 17, 18 август көннәрендә 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр үткәрелә. Көн саен программа бер үк төрле.
Чара бушлай, әмма алдан теркәлү узарга кирәк: https://ciss-rt.timepad.ru/event/1734443/#register. Урыннар саны чикләнгән.
Семинарлар Казан шәһәре, Кремль ур., 35 йорт, 2 корпус адресы буенча узачак (Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә, 101а кабинет).