Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе старт алды.
Кичә бәйрәм чарасында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 40 булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган матур букчалар тапшырылды. Иганәчелек ярдәмен «Таиф-НК» АҖ күрсәтте.
Әкият персонажлары белән бергә балалар белем иленә сәяхәт кылдылар, уйнадылар, биеделәр, табышмакларга җавап бирделәр, мәктәпкә букча җыйдылар. Балалар бүләкләргә, ә ата-аналар – балаларны мәктәпкә җыюда ярдәмгә шат иделәр.
