Кайбыч районында медицина учреждениеләренә 1 200 дән артык өлкән кешене китерергә планлаштыралар

2021 елның 13 августы, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Татарстанның Кайбыч районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү эше дәвам итә. Район хастаханәсендә өлкән яшьтәге гражданнарга профилактик медицина, скрининг тикшеренүләре, диспансерлаштыру үткәрәләр. Алар авыруларны иртә стадияләрдә үк ачыкларга булышалар.

Бүгенге көндә Кайбыч РҮХнә 502 кеше китерелгән инде. Ел ахырына кадәр «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 1 232 өлкән кешене медучреждениегә алып барырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International