14 август көнне Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хәрби-патриотик походка киттеләр. Тәрбияче Юлия Лесагина һәм «Йолдыз» хәрби-тарихи клубы вәкиле Владислав Осянин белән бергә балалар Алексеевск – Зотеевский (Затеевский) провал маршрутын уздылар.
Владислав Осянин балаларга 1943 ел үрнәгендәге хәрби форма бирде. Походның максаты – элек Зотеевский (Затеевский) провал авылы булган урынга барып җитү.
Юл урман, чокыр-кырлар аша узды. Тәрбияләнүчеләр, өлкәннәр җитәкчелегендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, хәрәкәт иттеләр. Балалар бер колонна белән барды. Поход вакытында өч тукталыш булды. Инде урында ук яшь сәяхәтчеләр сулык янында өч сәгатьлек привалга тукталдылар, карабодай боткасы белән сыйландылар. Владислав Осянин балаларга Кызыл Армиянең Бөек Ватан сугышы вакытында хәрәкәт итүе турында сөйләде. Ялдан соң балалар үзләре артыннан чүп-чар җыйдылар һәм кире юлга киттеләр.
Приютта тәрбияләнүчеләр походта катнашуга бик шат иде. Яшүсмерләр үзләре әйткәнчә, алар сугыш вакытында безнең сугышчыларның ничек яшәгәнен аңларга тырышканнар. Моннан тыш, балалар тагын да дуслаштылар, сәяхәт аларга онытылмаслык кичерешләр буләк итте.