17 августта Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре берьюлы ике социаль хезмәт алучыны туган көне белән котладылар. Анатолийга – бер, ә Викториягә ун яшь тулды.
Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 17 август көнне саф һавада физкультура-сәламәтләндерү дәресе үткәрелде, анда 20 хезмәт алучы катнашты.
Кичә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Инна Кириченко «Медиа бәйлелекнең хокукый нигезләре» дигән темага чара уздырган. Очрашуда катнашучылар балигъ булмаганнарның медиа бәйлелеге барлыкка килүгә китерә торган сәбәпләрне анализладылар.
2021 елның 18 августына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 17 661 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 239 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,87 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән 404 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 кешегә кимрәк.
18 август көнне 18:30 сәгатьтә Ленин ис. мәдәният йортында «Үзенчәлекле театр тамашачысы мәктәбе» фильмын күрсәтәчәкләр. Бу Россиянең «үзенчәлекле» театрлары турында документаль видео сериясеннән соңгы фильм. Ул «үзенчәлекле» театр тамашачысына, кабул итү офыкларын киңәйтергә әзер кешеләргә адресланган.
Август аенда Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары белән тернәкләндерү эшенә иҗади эшчәнлекнең яңа төре кертелде – ошибана (япон теленнән бу сүзне “яссылыклы” флористика дип тәрҗемә итәргә була). Ошибана интерьерны бизәү өчен декоратив эшләнмә булдырырга, декоратив-гамәли иҗат өлкәсендә үз осталыкларын һәм күнекмәләрен камилләштерергә мөмкинлек бирә.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Алексей Шатков мәктәп яшендәге балалар белән «Спорт серпантины» спорт эстафетасын үткәрде.
Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Сөйләмдә авыр һәм күп төрле тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү» проектын тормышка ашыруны дәвам итә.
Эшсезләр арасыннан 10 граждан «1С:Предприятие» программасы буенча Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәме белән өстәмә һөнәри белем алды.