Татарстанлыларга 59 562 вакантлы эш урыны тәкъдим итәләр

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

2021 елның 18 августына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 17 661 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 239 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,87 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 59 562 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 045 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,30 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 605 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 28 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International