Кичә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Инна Кириченко «Медиа бәйлелекнең хокукый нигезләре» дигән темага чара уздырган. Очрашуда катнашучылар балигъ булмаганнарның медиа бәйлелеге барлыкка килүгә китерә торган сәбәпләрне анализладылар.
Белгеч ата-аналарга «компьютер белемлелеге» төшенчәсе турында сөйләде. Интернет кулланучыларга күп мөмкинлекләр ача. Шул ук вакытта интернет киңлекләрендә бала психикасын җәрәхәтли торган әйберләргә дә юлыгырга мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә интернеттан акыл белән файдалану мөһим.
Чараның максаты – ата-аналарга үз балаларының компьютер белән мавыгуларына карата игътибарлырак булырга һәм аларга интернеттан дөрес файдалану күнекмәләрен сеңдерергә.
Чара ахырында буклетлар рәвешендә мәгълүмати материал таратылды.