Эшсезләр арасыннан 10 граждан «1С:Предприятие» программасы буенча Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәме белән өстәмә һөнәри белем алды.
Агымдагы елның июлендә уку төркеме формалаштырылды һәм Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллиятенә укырга җибәрелде.
Уку вакыты 160 уку (академик) сәгатьне тәшкил итте. Тыңлаучылар теоретик курс һәм гамәли дәресләр уздылар. Уку сәгатьләренә алдагы уку дисциплиналары кертелгән: «Финанс грамоталылыгы нигезләре», «Гигиена һәм хезмәтне саклау», «Электрон санау машинасы нигезләре», «Гамәли программа продуктлары (1С:Предприятие)» һәм җитештерү практикасы.
Квалификация имтиханын уңышлы тапшырганнан соң курс тыңлаучыларына квалификация күтәрү турында таныклык бирелде.
Төрле җитештерү тармакларында, аерым алганда, логистика һәм сәүдә өлкәсендә, 1С программа продуктларын киң куллану әлеге һөнәр белгечләренә хезмәт базарында кирәкле булып калырга мөмкинлек бирә.