17 августта Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре берьюлы ике социаль хезмәт алучыны туган көне белән котладылар. Анатолийга – бер, ә Викториягә ун яшь тулды. «Шатлык» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең даими партнерлары – хәйриячеләр балаларга бүләкләр тапшырды: «Дочки и сыночки» кибете Анатолийга кирәкле товарлар сатып алу өчен бүләк сертификаты тапшырды, кондитер Гүзәл Хасбатуллина Виктория өчен тәмле бәйрәм торты әзерләде.
Балалар һәм аларның әти-әниләре алган бүләкләргә чиксез шат булдылар. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балаларга сәламәтлек һәм бәхет теләделәр.