Тәтеш интернат-йортыннан өлкәннәр ошибана белән шөгыльләнәләр

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Август аенда Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары белән тернәкләндерү эшенә иҗади эшчәнлекнең яңа төре кертелде – ошибана (япон теленнән бу сүзне “яссылыклы” флористика дип тәрҗемә итәргә була). Ошибана интерьерны бизәү өчен декоратив эшләнмә булдырырга, декоратив-гамәли иҗат өлкәсендә үз осталыкларын һәм күнекмәләрен камилләштерергә мөмкинлек бирә.

Дәресләрдә социаль хезмәт алучылар тәрбияче Наталья Самаркина белән бергә махсус технология буенча алдан җыелган һәм киптерелгән үсемлекләр кулланып эшлиләр. Бу техника буенча эшләү өчен материалны табигатькә йөргәндә туплыйлар.

Әзер эшләр гадәти булмаган һәм нәфис килеп чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International