Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Сөйләмдә авыр һәм күп төрле тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү» проектын тормышка ашыруны дәвам итә.
Коррекция эше баланың шәхси, шәхси-ориентлашкан үсешен тәэмин итә торган эчтәлек һәм педагогик технологияләрне үз эченә ала, баланың мөмкинлекләрен, мәнфәгатьләрен, ихтыяҗларын исәпкә алып, төрле эшчәнлек төрләрен үстерү өчен шартлар булдыруны күздә тота.
16 август көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы һәм социаль педагогы тарафыннан уен формасында индивидуаль һәм төркемле дәресләр үткәрелде.
Дәресләр сенсор бүлмәсендә узды, ул мускул һәм психоэмоциональ киеренкелекне төшерергә, мультисенсор тирәлеге шартларында үзәк нерв системасының функцияләрен активлаштырырга ярдәм итә. Сенсор бүлмәсенең мөһим өстенлеге булып комплекслы коррекция үткәрү мөмкинлеге тора. Дәресләр вакытында светооптик җепләр белән уеннар аша вак моториканы да үстерергә, фантастик бизәкләр тасвирламасы аша күзаллауны да, шулай ук релаксация аша эмоциональ киеренкелекне киметергә мөмкин. Сенсор бүлмәсе балаларның тормыш тәҗрибәсен киңәйтергә, хисләрен баетырга һәм үз-үзләренә ышаныч табарга мөмкинлек бирә. Сенсор бүлмәсендә дәресләр хәрәкәт итү күнекмәләрен, манипулятив эшчәнлекне камилләштерергә, тән схемасын, күрү-мотор координациясен үзләштерергә ярдәм итә.
Проектны тормышка ашыру уңай нәтиҗәләр бирә. Балалар контактка бик теләп бара, уен бәйләнешенә кертелә, тәкъдим ителгән уен материалын актив өйрәнә. Балаларның сөйләм, танып-белү, хәрәкәт итү, эмоциональ-ихтыярый үсешендә алгарышны аларның әти-әниләре дә билгеләп үтә.