Республиканың моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән 404 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Яр Чаллы, Менделеевск, Түбән Кама һәм Кама Аланы шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 18 августына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1470, 43, 888 һәм 170 эшсез кеше исәптә тора.

Алабугада (+6) бу атнада эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә.

Чистайда вәзгыять үзгәрмәгән, анда элеккечә үк рәсми рәвештә теркәлгән 223 эшсез кеше исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International