«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә спорт чарасы узган

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 17 август көнне саф һавада физкультура-сәламәтләндерү дәресе үткәрелде, анда 20 хезмәт алучы катнашты.

Чара социаль хезмәтләр алучыларның физик сыйфатларын үстерүгә һәм аларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән.

Дәрес башында балаларга дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвешенә ничек ярдәм итү турында сөйләделәр. Аннан соң балалар «команда турниры»нда катнаштылар – каршылыклар аша хәрәкәт иттеләр, йөгерделәр, җитезлек, кыюлык, тапкырлык күрсәтеп, тупны боҗрага ыргыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International