Армспорт яки армрестлинг – борынгылыкта барлыкка килгән спорт көрәшләре төре. Көч сынашу өчен спортчы булу мәҗбүри түгел. Өстәлгә терсәк куярга һәм көндәшең күзенә карап кул белән көрәшү да җитә.
Аксубай районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында да бу спорт төрен яраталар. Тәрбияче Мардиева Э.В. тәрбияләнүчеләр өчен кул көрәше буенча турнир оештырды. Балалар көндәш белән көрәшә һәм көч күрсәтә алуларын исбатладылар. Спорт белән шөгыльләнү, шундый күңелле атмосферада аралашу – балалар өчен чын бәйрәм.