Министр Э.А. Зарипова Актаныш муниципаль районында булды

2021 елның 20 августы, җомга

Бүген Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Актаныш муниципаль районында булды.

Визит барышында Эльмира Әмир кызы ведомство карамагындагы учреждениеләр: Актаныш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, «Игелек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеге белән танышты.

Моннан тыш, Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте, аның барышында Актаныш районында яшәүчеләр министрга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International