«Астра» үзәге белгече Халыкара укытучылар фестивалендә һөнәри компетенцияләрне арттырды

2021 елның 20 августы, җомга

Шушы көннәрдә Алабуга шәһәренең «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгече Казан федераль университеты базасында «Төрле яшьтәге балаларга ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү системасы» дигән лекциядә үзенең психологик-педагогик компетенцияләрен күтәргән.

Интерактив мәйданчык вакытында Россия ГТХМ галимнәренең, белгечләренең, психологларның һәм педагогларның тәҗрибә уртаклашуы булды. Шулай ук фаҗигале вакыйгаларны җиңү, балаларның психологик имгәнүләрен кичерүнең яшь психологик үзенчәлекләре каралды. Моннан тыш, фестиваль эшенә мастер-класслар, дискуссия мәйданчыклары, заманча мәгариф мәсьәләләре буенча эксперт практикумнары кертелгән иде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән быел киң колачлы чарада 10 чит ил модераторы, Россия һәм Татарстаннан 67 галим, шулай ук «Ел укытучысы» бәйгеләрендә җиңүчеләр, 300 педагог офлайн режимда катнашты һәм 4000 нән артык кеше онлайн режимда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International