Җәлил интернат-йортында бәйрәм оештырдылар

2021 елның 20 августы, җомга

Әлеге чараның максаты – социаль хезмәтләр алучыларның көндезге мәшгульлеген оештыру, интернат-йортта уңайлы психологик атмосфера тудыру.

Чара учреждение тарихы турында хатирәләр белән башланып китте, интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр башкаруында җырлар яңгырады. Интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр төрле милләт биюләрен башкардылар. Интернат-йорт карамагындагылар әлеге чарада актив катнаштылар.

Бәйрәмне оештыручылар хезмәткәрләргә һәм социаль хезмәт алучыларга озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International