Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар һәм ата-аналар илебез байрагы тарихы турында документаль фильм күрсәтүдә катнаштылар. Бу мавыктыргыч фильмда Урта гасыр байракларыннан алып заманча байракка кадәр тарих күрсәтелгән иде.
Фильм караганнан соң алынган белемнәрне ныгыту өчен кечкенә тамашачыларга Россия флагы төсләренең тәртибен кабатларга һәм аларны кәгазьдә акварель буяулар ярдәмендә ясарга тәкъдим иттеләр. Барлык укучылар да бу бурычны уңышлы үтәделәр.
Чара үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итте.
Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән патриотик чара уздырганнар.
Дәреснең максаты – Россия дәүләт символларына карата ихтирамлы һәм кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыру.
Саф һавада узган төркем дәресендә белгеч Наталья Самаркина Россия дәүләтенең символы буларак байрак барлыкка килү һәм раслану тарихын сөйләде. Герб, байрак һәм Россия Федерациясе гимнын белүләрен «Символлар триадасы» викторинасында тикшерделәр.
Чарада 14 социаль хезмәт алучы катнашты.