Түбән Кама балалары спорт чарасында катнаштылар

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында «Син булдырасың!» спорт чарасын уздырды. Чараның максаты – сәламәт һәм шатлыклы атмосфера формалаштыру, хәрәкәтчәнлекне, җитезлекне үстерү. Әлеге чарада мөмкинлекләре чикле 15 бала катнашты.

Чираттагы төркем дәресе Г.Тукай исемендәге шәһәр паркында үткәрелде. Чара башында педагог катнашучыларга Япониядә 24 августтан Паралимпия җәйге уеннары башланачагы, спортчыларның 22 спорт төрендә ярышачагы турында сөйләде. Балалар спорт эстафеталарында катнаштылар, анда аларга үзләренең җитезлекләрен күрсәтергә кирәк иде. Мондый уеннар сәламәтлек өчен файдалы гына түгел, ә кыюлык, бала максатына ирешүдә үҗәтлек, шулай ук командада эшли белү өчен дә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International