ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2021 ел
җомга

19 нчы август көнне «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль эш буенча белгече Гүзәл Кәлимуллина һәм социаль педагог Олеся Хәмидуллина «Волонтер» үзәге волонтерларын тыл хезмәтчәне Илгизәр Җәләлиева белән очраштырдылар.

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә музыкант Илдар Гыймадиев килде. Илдар үзенчәлекле музыкаль инструментларда: варганада һәм глюкофонда музыкаль әсәрләр башкарды. Ул әлеге борынгы музыка уен коралларының барлыкка килүе турында сөйләде.

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында урта һәм өлкән мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләрнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Ләйсән Бочкарева белән очрашуын оештырдылар. Ул балаларны һөнәрләр дөньясы, хезмәт базарындагы вәзгыять, һөнәри белем бирү юнәлешләре белән таныштырды, хезмәт предметы буенча һөнәрләрнең төп төрләрен анализлады (кеше – кеше, кеше – табигать, кеше – техника, кеше – билгеле система, кеше – сәнгать образы) һәм хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр турында фикер алышты.

Балигъ булмаганнар арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү кысаларында 18 нче август көнне Г. Тукай исемендәге шәһәр паркында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә социаль хезмәт алучы 17 балигъ булмаган бала арасында «Наркотиклар – явызлык» дигән акция уздырганнар.

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Рәсимә Вахитова 2 нче номерлы патрон участогында яшәүчеләр өчен «Үз үзеңә кул салу нәрсә ул?» чарасын уздырды. Чара өлкән яшьтәге халык арасында суицидларны кисәтүгә юнәлдерелгән иде.

19 нчы август көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Алмалы спасы» дигән тематик чара узды.

Кичә «Ладошки» программасын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Елена Гыйзитдинова тарафыннан театр-уен эшчәнлеге буенча чираттагы дәрес уздырылган.

12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова тарафыннан «Аралашуда барьерлар» дигән төркемле дәрес уздырылган. 13 бала катнашкан дәрес «Әйләнә-тирә кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек» программасы кысаларында узды. Чараның максаты – аралашуда киртәләрне җиңеп чыгу күнекмәләрен үстерү.

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 22 август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне алдыннан социаль хезмәт алучылар белән «Россия флагы – безнең горурлыгыбыз» дигән танып-белү әңгәмәсе уздырылган.


19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International