Теләче районы волонтерлары өлкәннәргә ярдәм итәләр

2021 елның 20 августы, җомга

19 август көнне «Хатын-кызларның сугыш йөзе тугел...» дигән социаль-гуманитар проектны тормышка ашыру максатыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Хөсәенова Л.З. һәм Теләченең «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Заһидуллина Г.К. «Теләче волонтеры» үзәге волонтерлары белән берлектә «Янәшәдә өлкән кеше яши» дигән акция уздырганнар.

Яшьләр ялгыз тыл хезмәтчәненә булыштылар. Волонтерлар тәрәзәләрне юдылар, китап киштәләреннән тузанны сөрттеләр, ишегалдында тәртип урнаштырдылар. Мондый очрашулар вакытында өлкән яшьтәге кешеләр үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар, тормышлары турында сөйлиләр. Өлкәннәргә безнең җылы мөнәсәбәтебез һәм игътибарыбыз кирәк. Өлкән буынга карата хөрмәт – ул кеше культурасының һәм тәрбиясенең чагылышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International