31 нче августта Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары, Зәй шәһәренең Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре белән берлектә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Сау бул, җәй» дип исемләнгән анимацион программа уздырдлар.
Программа «Спарта» балалар яшүсмерләр клубы базасында үткәрелде. Әлеге чара җәйге каникул сезоны тәмамлануга багышланган иде. Балалар өчен буйлы курчаклар, аквагрим, самокатларда йөрү һәм фотога төшү белән уен программасы оештырылды.
Чараның максаты балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, шулай ук эмоциональ киеренкелекне киметү иде.
Чара бик күңелле һәм кызыклы килеп чыкты. Балалар күңел ачтылар, уйнадылар, музыкаль зарядка ясадылар, кайберәүләр беренче тапкыр самокатта йөреп карады. Болар барысы да табигать фонында матур фотосурәтләрдә чагылыш тапты. Балалар һәм ата-аналарның кәефләре һәм гомуми эмоциональ фоны яхшырды.