1 сентябрь көнне Лениногорск районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Елена Гыйзитдинова «Террорчылык. Куркыныч янау турында онытырга ярамый» темасына мәгълүмати сәгать үткәрде.
Чараның максатлары: балаларга террорчылыкның асылын аңлату, балигъ булмаганнарның террорчылык турында белемнәрен камилләштерү, яшь буынның иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итү.
Балалар белән XXI гасырның иң куркыныч террорлык актлары турында искә төшерделәр. Шулай ук мәгълүмат сәгате барышында террорчылык акты янаган очракта үз-үзеңне тотуның мөһим кагыйдәләре турында да сүз барды. Барлык катнашучылар да мәгълүмати буклетлар алдылар.