«Астра» тернәкләндерү үзәгендә танып-белү квесты оештырдылар

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Россиядә Фән һәм технологияләр елы кысаларында Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Фән эзләгәндә» дигән квест үткәрелде. Чара «Игелек планетасы» Татарстан Республикасының яшьләр һәм инвалид балалар иҗтимагый оешмасы волонтерлары катнашында оештырылды.

Балалар төрле биремнәр үтәделәр, проблемалы-эзләнү эшчәнлеге һәм катлаулы фәнни төшенчәләр белән таныштылар. Катнашучылар үз белемнәрен, экспериментларга карата кызыксынуларын күрсәттеләр, тәҗрибәләр күрсәтүдә катнаштылар, кирәкле күнекмәләр алдылар.

Уен җылы дустанә атмосферада үтте. Барлык катнашучылар да яңа уку елына бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International