«Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм квесты

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Белем көне квест формасында узды. Стационар төркем тәрбиячесе Айсылу Щербакова үз карамагындагылар өчен кызыклы биремнәр әзерләде.

Уен барышында кечкенә хезмәт алучылар һәр биремне тырышып башкардылар, җаваплар эзләделәр. Чара дәвамында балалар зирәклек, күзәтүчәнлек, тапкырлык күрсәттеләр.

Квест ахырында, төп бирем үтәлгәч, Айсылу Фәрит кызы балаларны тагын бер кат яңа уку елы белән котлады һәм аларга укуларында уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International