Э. Н. Нигъмәтҗанова Чистай районы социаль учреждениеләре коллективлары белән очрашты

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Кичә, 31 нче августта, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова эш визиты белән Чистай шәһәрендә булды.

Энҗе Нияз кызы Чистай муниципаль районы социаль учреждениеләре хезмәт коллективлары белән очрашты. Очрашуда министр урынбасары социаль өлкә эшчәнлегенең мөһим юнәлешләре, төп проектлар, 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлек нәтиҗәләре, киләсе елга планнар турында сөйләде, киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Шулай ук эш сәфәре кысаларында Э. Н. Нигъмәтҗанова Чистай интернат-йортында булып, гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International