«Веста» социаль ярдәм үзәге профилактик акция үткәрде

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары балалар ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән акция уздырдылар. Чара Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында яшәүче балалар, яшүсмерләр һәм ата-аналар арасында үткәрелде.

Акция башында белгеч волонтер балаларга ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы, аның эше һәм принциплары турында сөйләде. Волонтерлар балаларга, яшүсмерләргә һәм аларның ата-аналарына нинди очракларда ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм кирәк булуын аңлаттылар.

Мондый чаралар гаилә иминсезлеген, балалар һәм яшүсмерләр арасында стресс һәм суицидаль кәефне кисәтүгә, аларның хокукларын яклауга ярдәм итә. Балалар һәр тормыш мәсьәләләрендә һәм кыенлыкларда үзләренә фикердәш һәм яклаучы таба алуларын аңладылар.

Акция барышында волонтерлар тарафыннан 25 мәгълүмати буклет таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International