Балаларны кеше хокуклары белән таныштыру, җәмгыятьтә бала хокукларын тормышка ашыру максатыннан Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Мин – бала, мин – гражданин» дип исемләнгән рольле уен узды. Әлеге чарада мәктәп яшендәге балалар катнашты.
Тәрбияче Марина Сәгыйдуллина балаларга Бала хокуклары конвенциясе, Кеше хокуклары гомум декларациясе турында сөйләде. Уенда катнашучылар белән балаларга таныш әкият һәм әдәби геройлар эләгә торган тормыш хәлләре, теге яки бу кеше хокуклары бозылу очраклары мисаллары турында фикер алыштылар.
Балалар хокукый дәүләттә хәтта иң кечкенә кешенең дә үз хокуклары һәм бурычлары бар, һәм аларны үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.