30 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Н. Б. Логинова тыл хезмәтчәне В. Н. Исламов янына барды. Социаль хезмәтләр күрсәтүдән тыш, белгеч «Хатирәләр терапиясе» социаль технологиясен дә кулланды. Ул социаль хезмәтләр алучыларга үткәннәргә, хатирәләргә чумарга, хәтердә саклана торган күңелле тормыш мизгелләрен кабат кичерергә, бүгенге көн проблемаларын җиңү өчен энергия тупларга ярдәм итә.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан социаль хезмәткәр өлкән яшьтәге кеше белән 1990 елгы вакыйгалар турында сөйләште. В. Н. Исламов ул вакытларда нинди авырлыклар аша узарга туры килгәне турында искә төшерде һәм, олы яшенә карамастан, һәр яңа көнгә сөенүен билгеләп үтте. Шулай ук тыл хезмәтчәне билгеләп үткәнчә, ул социаль хезмәткәрләр кайгыртуыннан бик канәгать, алар аңа элек югалган күнекмәләрне яңадан торгызу өстендә даими эшләргә булышалар һәм аның уңышларына чын күңелдән шатланалар.
.jpg)