«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр өчен «НеЗаМи» төркеме чыгышы оештырылды

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Балаларны классик музыка һәм төрле музыка уен кораллары белән таныштыру максатыннан 4 сентябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан «НеЗаМи» музыкаль төркеме концерты оештырылды. Төркем солистлары – мөмкинлекләре чикләнгән балалар, Казан консерваториясе студентлары.

Тамашачылар игътибарына төркем рус һәм татар телләрендә җырлар, шаян балалар җырлары тәкъдим итте. Концерт приютта тәрбияләнүчеләрнең артистлар белән аралашуы белән тәмамланды. Балалар профессионаллар белән бергә төрле музыка уен коралларында уйнау нигезләрен өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International