Мөслим интернат-йортында Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар узды

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

3 нче сентябрь көнне Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар кысаларында Мөслим районы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре берничә чара үткәрделәр.

Интернат-йортта яшәүче өлкәннәр өчен «Террорчылыкка каршы куркынычсызлык» дигән стенд, мәгълүмати белешмәлек әзерләнгән иде. Белгеч А. З. Заһидуллина «Беслан – онытырга хакыбыз юк!» дигән әңгәмә үткәрде, 2004 елда Беслан мәктәбендә булган фаҗигале вакыйга турында сөйләде. Чарада катнашучылар террорчылар кулыннан һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тернәкләндерү бүлмәсендә социаль хезмәт алучылар Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә листовкалар ясау өстендә эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International