2021 елның 19 сентябрендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. Түбәндә инвалид сайлаучыларның сайлауда катнашу тәртибе китерелә.
Тавыш бирүдә граждан сайлаучылар исемлегенә кертелгән яшәү урыны буенча сайлау участогында яисә фактик урнашу урыны буенча катнашырга мөмкин.
Инвалид булган сайлаучыларның Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү тәртибе турында белешмәлек >>.
Сайлауда катнашу турында барлык сораулар буенча төбәкнең сайлау комиссиясендә, шулай ук Россия Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат-белешмә үзәгенә 8-800-200-00-20 бушлай номеры буенча шалтыратып аңлатмалар алырга мөмкин.
Моннан тыш, инвалидларның сайлау хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре, шул исәптән тавыш бирү тәртибе һәм процедурасы турында мәгълүмат белән Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәсми сайтында танышырга мөмкин (www.cikrf.ru).