«Юлдаш» интернат-йортында террорчылыкка каршы ункөнлек кысаларында чаралар уздырыла

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә чара планлаштырылган. Аларның төп максаты – экстремистлык һәм террористик тайпылышлар китереп чыгара торган факторларны нейтральләштерүгә ярдәм итә торган мәгълүмати мохит формалаштыру, социаль хезмәт алучыларда террорчылык, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда куркынычсызлык нигезләрен камилләштерү, җәмәгать аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру.

3 сентябрь көнне учреждение тәрбиячесе Людмила Җамалетдинова социаль хезмәт алучылар арасында террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрде. Ул шартлаткыч җайланмалар белән охшаш шикле әйберләр табылган очракта, шулай ук интернат-йорт территориясендә теракт янавы барлыкка килгән очракта гамәлләр алгоритмын төгәлләштерде.

Шулай ук учреждение белгече тарафыннан хәтер сәгате оештырылды. Өлкән кешеләр соңгы еллардагы куркыныч терактлар турында тулырак белделәр, бу вакыйгалар турында видеороликлар карадылар. Барлык катнашучылар да террор актлары корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International