Татарстан – хезмәт базары индексы буенча лидер төбәкләр унлыгында

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Татарстан 2020 ел буенча хезмәт базары индексы буенча Россия төбәкләре рейтингында, 100 баллдан 72,3 балл җыеп, алтынчы урынны алды. Тикшеренү РИА Новости тарафыннан әзерләнде.

Бишлеккә Мәскәү (96,5 балл), Санкт-Петербург (92,7), Мәскәү өлкәсе (83,2), Ханты-Манси автономияле округы (78,2) һәм Төмән өлкәсе (72,6) кергән.

Экспертлар фикеренчә, коронавирус пандемиясе хезмәт базарында да чагылыш тапты, әмма «дәүләт тарафыннан күрелгән ярдәм чаралары һәм акрынлап карантин чикләүләрен бетерү катастрофик нәтиҗәләргә юл куймаска мөмкинлек бирде».

Индексны исәпләп чыгарганда, сигез күрсәткеч анализланды, шул исәптән хезмәт хакы, мәшгульлек, хезмәт шартлары, хезмәт базары сыйдырышлылыгы. Аналитиклар билгеләп үткәнчә, лидер төбәкләрдә социаль-икътисади үсешнең югары дәрәҗәсе, хезмәт базарының күп сыйдырышлылыгы, эшсезлекнең түбән дәрәҗәсе, югары хезмәт хакы күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International