Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында мәктәп яшендәге балалар өчен чаралар оештырылды.
Шулай итеп, балалар белән террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш проблемаларына багышланган әңгәмә үткәрелде. Шулай ук катнашучылар «Кечкенә фәрештәләр шәһәре» видеоролигын карадылар, тематик плакат ясадылар, инструктаж уздылар.
Аннары тәрбияләнүчеләр «Красный Восток» мәдәният йорты белгечләре белән берлектә Беслан мәктәбендә булган теракт корбаннары истәлегенә багышланган акциядә һәм рәсем конкурсында катнаштылар.