«Игелекле атна» акциясе кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яхшы эшләр өчен ял көннәре юк» дигән акция оештырдылар. Чараларны тормышка ашыруда шулай ук социаль хезмәт алучы балалар да катнашты.
Акциянең максаты – өйдә социаль хезмәтләр алучыларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү. Балалар уңыш җыюда булыштылар, бакчаны тәртипкә китерделәр һәм йорт янындагы территорияне җыештырдылар. Физик ярдәмнән тыш, балалар ялгыз өлкәннәргә аралашу шатлыгы бүләк итәләр.