«Өмет» үзәге «Ата-ана булу бәхете» проектын тормышка ашыруны дәвам итә

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

6 нчы сентябрь көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Ата-ана булу бәхете» дигән социаль проектны тормышка ашыру кысаларында төркемле дәрес үткәрде. «Йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү: аналыктан баш тарту турында карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасы буенча оештырылган чара әни шәхесенең психологик анализына һәм ана булуга әзерлекне бәяләүгә юнәлдерелгән иде.

Дәрестә 10 йөкле хатын-кыз катнашты. Булачак әниләр аутотренинг алымнары белән таныштылар, киләчәкнең шәхси программасын төзеделәр. Ана һәм бала өчен үстерүче мохит булдыру өчен «Ассоциатив образ» психологик программасы кулланылды, аның буенча йөкле хатын-кызлар психотерапевтик әкият иҗат иттеләр, үз шәхесләрен гармонияләштерделәр, үз балалары турында күзаллауларын формалаштырдылар.

«Минем гаиләм бер елдан соң», «Минем гаиләм биш елдан соң» проект методикаларын үтәп, йөкле хатын-кызлар ана булуга әзерлекләрен билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International