6 сентябрь көнне «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы социаль хезмәт алучылар белән «Милләтара мөнәсәбәтләрдә толерантлыкны үстерү» темасына әңгәмә үткәрде. Чара милләтара мөнәсәбәтләр культурасын, башка милләтләр вәкилләренә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.
Дәрестә катнашучылар толерантлыкның нәрсә икәнен һәм толерант шәхеснең нинди сыйфатларга ия булуын билгеләделәр, «Без нәрсә белән охшаш» күнегүен үтәделәр. Шулай ук социаль хезмәт алучылар тест уздылар һәм аның нәтиҗәләрен анализладылар. Соңыннан барысы бергә толерантлык эмблемасын ясадылар.
Әңгәмәдә ун кеше катнашты.
