Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Интернет әлифбасы» программасы буенча чара узды.
Кулларының хәрәкәт итү функцияләре бозылган гражданнар белән эшләүдә альтернатив җыю җайланмасы – махсус джойстик һәм клавиатура кулланыла, бу компьютер белән эшләүне шактый җиңеләйтә. Аппарат программа комплексы хәрәкәтләрнең координациясен һәм кулларның моторикасын яхшырта.
Бүгенге дәрестә өч кеше катнашты. Социаль хезмәт алучылар төрле практик биремнәр үтәделәр, Дәүләт хезмәтләре порталы аша табибка язылырга өйрәнделәр.