10 сентябрь көнне Буа шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада Буа муниципаль районы предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: «Буа Элеватор» ҖЧҖ, «Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе, «Агронур» ҖЧҖ, «Вираж» ЯАҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ.
Килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: пешекче, кухня эшчесе, няня, караучы (сиделка), слесарь, хисапчы, юл эшчесе, төрле эшләр башкаручы, лаборант, электромонтер, электр белән эретеп ябыштыручы, участок мастеры, шәфкать туташы, тракторчы, агроном, технолог һ. б.
Барлыгы вакансияләр ярминкәсендә 50 дән артык кеше булды. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча эшкә урнашу өчен 16 юллама бирелде.