1 нче сентябрьдән 10 нчы сентябрьгә кадәр Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре яшүсмерләр арасында милләтара һәм диниара толерантлык идеяләрен, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча гражданлык позициясен формалаштыруга, шулай ук балаларга рухи һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чаралар уздырдылар.
«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге дәвамында социаль хезмәт алучылар белән терроризмга каршы куркынычсызлык турында индивидуаль әңгәмәләр, «Беслан фаҗигасе» тематик дәресе үткәрелде, алар видеофильм карадылар, балаларга мәгълүмати буклетлар тапшырылды. Шулай ук балигъ булмаганнар арасында «Террорчылык – җәмгыятькә янау» темасына рәсем конкурсы игълан ителде.
Террорчылыкка каршы ункөнлек тематик стенд ясау белән тәмамланды.