«Игелек үзәгендә» эвакуация буенча планлы өйрәнүләр үткәрелде

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

10 сентябрь көнне «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Актаныш районы «Игелек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә террорлык акты янаган вакытта учреждение бинасыннан персоналны һәм килүчеләрне эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрелде.

Шартлы рәвештә беренче катта коридорда урындыклар астында билгесез пакет табылды. Предметны билгеләр белән уратып алдылар, ә аны тапкан хезмәткәр инцидент турында учреждение администрациясе һәм хокук саклау органнарына хәбәр итте. Аннары персоналны һәм килүчеләрне эвакуацияләү игълан ителде. Пакетның эчтәлеген ачыклаганнан соң эвакуация туктатылды, хезмәткәрләр үз эш урыннарына кайттылар. Эвакуация кисәтүләрсез үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International