Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова «Балалар террорга каршы» дигән темага рәсем конкурсы оештырды. Иҗади чарада 10нан артык бала катнашты.
Конкурсның төп максаты балаларда иҗат аша гражданлык позициясен формалаштыру, балаларның рухи һәм әхлакый сәламәтлеген саклау иде. Рәсемнәрендә яшь рәссамнар террорчылыкка каршы үз протестларын белдерделәр һәм җирдә тынычлыкка өндәүләрен сурәтләделәр.
Конкурста катнашучыларның барысы да татлы призлар алды.